tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы шәһәренең 39нчы балалар бакчасында Факил Сафин белән очрашу булды
Яр Чаллы шәһәренең 39нчы балалар бакчасында Факил Сафин белән очрашу булды

Яр Чаллы шәһәренең 39нчы балалар бакчасында Факил Сафин белән очрашу булды

28 март көнне Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин Яр Чаллы шәһәрендәге 39нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән очрашты.

Чара Балалар китаплары атналыгына багышланган иде. Сабыйлар күренекле балалар әдибе Факил Сафин килүгә ныклап әзерләнгәннәр. Аның әсәрләренә рәсемнәр ясап күргәзмә оештырганнар, шигырьләрен ятлаганнар. Бигрәк тә рус төркемендәге балалар актив булдылар. Аларның авазларны дөрес әйтеп татарча шигырь сөйләүләренә шагыйрь абыйлары да сокланды.

Факил Сафин балалар өчен күп җырлар язган композитор да бит. Чарада аның җырларын яратып башкардылар Факил абыйлары балаларга үзенең китапларын бүләк итте. Очрашу вакытында шагыйрь балаларның күп сорауларына җавап та бирде.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*