tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда балаларның көтеп алган “Карга боткасы” бәйрәме узды
Тубылда балаларның көтеп алган “Карга боткасы” бәйрәме узды

Тубылда балаларның көтеп алган “Карга боткасы” бәйрәме узды

Татар халкының язгы бәйрәмнәрнең берсе–“Карга боткасы” Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәният үзәгендә үтте. Элек-электән матур, кояшлы, җылы язны себер якларына каргалар алып килә дигәнне ишетеп үстек. Каргалар безнең якларга очып кайткан вакыт урамнарда, басуларда кар эри, табигать уяна. Авыл җирендә халкыбыз язгы кыр эшләренә әзерләнә. Элек язгы чәчүләр алдында эшләр уңышлы, аннары көзге уңышлар мул булсын өчен халык бәйрәм оештырган, табигатьнең матур җирендә халык җыелып ботка пешергәннәр, төрле уеннар үткәргәннәр, җырлар җырлаганнар, теләкләр теләгәннәр, бергәләп ботка белән сыйланганнар, кошларга өлеш биргәннәр.

Матур, мәгънәле “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрүне традициягә кертеп Себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы, мәгънәсе белән балаларны таныштырдылар. Бәйрәм чарасында мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб оешмаларында шөгыльләнүче балалар, мәктәп укучылары катнашты. Фольклор коллективы “Хәзинә”, “Йолдызлар” вокал ансамбле балалары иҗади номерлары белән тамашачыларны, катнашучыларны сөендерделәр.

Ел фасылы язны көтеп алган балалар бу темага яңгыраган җырларны җырлап, “Кошлар-каргалар” биюен башкарып бәйрәмгә ямь өстәделәр. ”Хәзинә” фольклор коллективы җитәкчесе Римма Баганаева:”Халкыбызның күңелле, язгы бәйрәме “Карга боткасы”нда мавыктыргыч уеннар оештырылды. “Әби” һәм “Яз кызы” ролен уйнаучылар балаларны бәйрәмнең мәгънәсе белән таныштырдылар, төрле мәзәкләр сөйләделәр, теләкләр теләделәр. “Яз кызы” уеннар, ярышлар үткәрде. Бәйрәмнең күңелле өлеше-балаларны тәмле ботка белән сыйлау булды. Чара ахырында кунаклар, катнашучылар табын артында аралаштылар, фикерләре белән уртаклаштылар.

Бәйрәм балаларда уңай тәэсирләр калдырды. “Карга боткасы”, яз һәркем өчен уңышлы, бәхетле булсын дигән теләкләр яңгырады. Балалар мондый күренешләрне кече яшьләреннән белеп үсәләр, табигатькә игътибарлы булырга өйрәнәләр. Халык бәйрәмнәрендә катнашучылар яшьтәшләре һәм олылыр белән аралашалар, халкыбызның зирәклеген күрәләр,”-дип сөйләде.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*