Урмай мәдәният йортында Иҗтимагый киңәшмәсенең яңа елда беренче утырышы булып узды. Җәләй улы Рамил Пахалов 2015 нче елга исәп-хисап тотты һәм үзен җитәкчелектән азат итүне сорады. Киңәш әгъзәлары соравы буенча рәис Р.Җ.Пахалов эшне әлегә үзе дәвам итәчәк. Киләсе утырыш Чуашстан Республикасы дәүләт Советы депутаты якташлары Кияметдин Садыртдинович Мифтахутдинов катнашында Урмай авылы мәктәбендә үтәчәк. Утырышның темасы – “Урмай авылы мәктәбенә 150 ел” булачак.