tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Шөндә шигърият бәйрәме
Урта Шөндә шигърият бәйрәме

Урта Шөндә шигърият бәйрәме

Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Урта Шөн авыл мәктәбендә Габдулла Тукай туган көне уңаеннан җирле шагыйрьләр утырышы узды.

Утырышта мәктәп балалары да катнашты. “Дуслык” журналисты, “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” иҗтимагый оешма рәисе урынбасары, “Ак калфак” җитәкчесе Шәмсия Хәлимова да чакырулы иде.

Шагыйрьләр белән беренче утырыш ел башында авыл китапханәсендә булган иде инде. Бу эштә башлап йөрүче – авыл депутаты Рәмзия ханым Камалетдинова, әйдәләп торучы исә җирле шагыйрь Фарит ага Закиров. Бу юлы да алар тырышты.
Китапханә үткән очрашу, кышын бинасы салкын булса да, бик җылы үтә, чөнки китапханәче Розалия ханым Бәзгыйтдинова моның өчен бар тырышлыгын куя. Мәдәният йорты хезмәткәрләре исә концерт программасы белән якташларының күңелен күрә.

Әлеге утырышка килгәндә, ул мәктәпнең иң матур сыйныйф бүлмәләренең берсе булган татар теле һәм әдәбияты бүлмәсендә үтте. Сыйныф бүлмәсенә ремонт күптән түгел генә ясалган. Саллы гына ярдәмне мәктәпнең якын дусты, Казан эшмәкәре Илфат Илһам улы Төхвәтуллин күрсәтә, әти-әниләр дә булыша. Мәктәп үзе Татарстан Республикасы тарафыннан регионнарда татар теле һәм әдәбияты укыту өчен каралган грантларның берсенә проект язып, аны ота. Бу аны заманча итеп җиһазландыру, шул исәптән яңа дәреслекләр һәм техник әсбаплар белән яңарту мөмкинлекләре бирә.
Утырыш сыйныф диварларына татар телендә эшләнеп эленгән стендлар белән танышудан башланды. Алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фәнис Яруллинга багышланган һәм болар грант хисабына эшләнгән. Ә менә танылган балалар язучысы, якташлары Ләбибә Ихсанова һәм әдип Рафаэль Сибат һәм галим Ильяс Мулланур улы Мөхәммәтҗановка багышланган стендлар мәктәпнең Рәшит Яхин фонды тарафыннан эшләнә. Мәктәптә Кәүсәр Нургалиев фондлары да бар, ул фонд ярдәме белән дә стендлар ясатылган.

Тукай туган көнен менә шундый матур татар теле һәм әдәбияты кабинетында билгеләп үтү, әлбәттә, ямь өстенә ямь бирде. Җирле иҗат төркеменә укучылар тарафыннан татар халык гореф-гадәтләреннән булган кыз ярәшү күренеше тәкъдим ителде. Аны күптән түгел Малмыж районы Иске Йөрек мәктәбендә “Аулак өй -көрәш” дип аталган регионара бәйге өчен махсус сәхнәләштергәннәр. Бу бәйгедә башка конкурс биремнәре дә була. Алар шактый катлаулы булса да, балалар каушамый, җавап бирәләр, нәтиҗәдә икенче урын алып кайталар.

Очрашу вакытында концерт номерлары да күрсәтелде,башында исә мәктәпнең татар теле һәм әдбияты укытучысы Ләйсәнә ханым Мингазова Габдулла Тукай турында сөйләп киткән иде. Бу безгә үзебезне дәрестә утырган күк хис итәргә ярдәм итте.
Дәрес кебек башланган очрашуда унынчы сыйныф та катнашты ( сыйныф җитәкчесе Рәмзия ханым Габдрахманова ), аларга төрле сораулар бирергә мөмкинчелек булды. Бер укучы, мәсәлән, ничә яшьтә шигырь яза башладыгыз, хәтерлисезме, дигән сорау бирде.

– Мин дүртенче класста укыганда язган идем, – дип җавап бирде Әлфирә ханым Зиннәтова. Әлфирә ханым математика укытучысы булып бик озак еллар шушы мәктәптә эшләде, авылдагы төрле мәдәни чараларның алыштыргысыз алып баручысы булды.

– Сезнең сүзләргә язылган бик матур “Тынычлык кошлары” дигән җыр да бар бит, – диделәр аңа. – Көен вылдашыбыз Альберт Хәлимов язган.
Җырны Түбән Шөн авыл клубы хезмәткәре Рәсимә ханым Хәсәнова җырлап та бирде. Әлфирә ханым исә башын чайкап утырды да, ялгышасыз, аның сүзләре минеке түгел, мин бары тик ул шигырьне, бик ошатып, табып бирүче генә дип, бу хәлгә ачыклык кертте. Бу бөтен кеше өчен ветеран укытучы Әлфирә ханым тарафыннан бирелгән үзе бер гаделлек дәрес булы.

Рәмзия ханым Габдрахманова, ул Урта Шөн авыл җирлегендә “Ак калфак” җитәкчесе дә булып тора, Әлфирә ханымнан соң шагыйрьләр белән дә таныштыруны дәвам итте.
– Сасмак авылында яшәп иҗат итүче Сания ханым Хуҗина шигырьләрендә һәрвакыт тирән мәгънә ята, – диде ул. – Аның “Тормыш бит ул ике бирелми” дигәне, мәсәлән, бик тәрбияви, мин аны укучыларга укыйм. Шагыйрә Мөслимә ханым Сафиуллина Урта Шөндә туа, шушы мәктәптә белем ала, яшәве исә Урта Тойма авылында. Аның шигырьләре табигатьне тасвирлауга бик бай, дөнья яме турындагы уйланулары эчтәлекле.

– Шигырь бит ул сүзләр тезмәсен рифмага салу гына түгел, күңелгә үтеп керсен өчен шигьри образ булдыру шарт, бу яктан Мөслимә ханымны иҗатына игътибар итәргә була, – диде Шәмсия Хәлимова, сөйләшүгә кушылып.
Мөслимә ханым моңа җавап итеп Шәмсия ханыма , иҗат юлын башлаган биргән киңәшләре өчен рәхмәт әйтте.

Түбән Шөннән Венера ханым Закирова да үз иҗаты белән якташлары күңелендә урын тота. Аның туган авылы Түбән Шөн турындагы шигыренә клуб хезмәткәре Альберт әфәнде Хәлимов көй язган, ул авылдашларының яраткан җыры булып тора.
Очрашуда шушы чараны булдыруда Рәмзия ханым Камалетдинова белән берлектә күп көч куйган җирле шагыйрь Фәрит ага Закиров шигырьләрен дә тыңладык. Аның иҗаты фәлсәфи уйланулар җитдилеге белән аерылып тора.
Урта шөн мәктәбендә,Тукай туган көн, шигърият бәйрәменә әверелеп, менә шулай үтте. Аны әзерләүдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары күп көч куйды. Исемләп китик: югары категорияле укытучылар Ләйсинә Наил кызы Мингазова һәм Гөлнара Рашид кызы Зиятдинова, тәрбия эшләре буенеча директор урынбасары, беренче категорияле укытучы Гөлназ Сөнгатулла кызы Корбанова. Килгән кунакларны директорның укыту эшләре буенча урынбасары Сәлимә Рәфкать кызы Әхмәтгалиева сәламләде.

Шәмсия Хәлимова исә мәктәп коллективына рәхмәт белдерде. Алга таба ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан 2023 ел дастаннар елы дип игълан ителде дип әйтеп, “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” иҗтимагый оешма шушы тема кысаларында Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә ресурслар үзәге гранты отуы турында җиткерде. Темасы: “Нократ таралары мәдәни коды”.
– Грант буенча гамәлдәге елның февраль аенда өлкәнең Слобода районы Нократ авылына этноэкспедиция оештырылган иде. Бу экспедиция Нократ авылын Түбән Шөн авылы белән бәйләп куйды, чөнки Нократ авылында туган танылган татар язучысы Эдуард Касыймов Түбән Шөн авылы кияве. Бу исә этноэкспедиция әдәби эз буенча алга таба эшен дәвам итә дигән сүз, – дип мәгълүмәт җиткерде.
Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтү шулай итеп киңәеп китте, алга таба очрашуларга юл салды.

Н.Хасанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*