tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Утырып уйлар уйладык
Утырып уйлар уйладык

Утырып уйлар уйладык

30 июль-2 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII Cъезды узды.

Без татарча сөйләшәбез. Ә сез?

Мин мондый зур чарада беренче тапкыр катнаштым. Моның өчен бөтен дөньяга чәчелеп яшәгән татарларны бергә туплап-җыеп торучы Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтем чиксез.
Тамчылап кына булса да, балаларыбызга, онык-оныкчыкларыбызга телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны өйрәтеп калдырмасак, алда безне ни көтәр? Соңгы вакытта әлеге сорау борчый башлады мине. Мин Ижауга килгән 1997 елда урамнарда татарча сөйләшәләр иде инде. Ул вакытта Удмурт дәүләт университетының филология факультетында 5 кешелек булса да, татар бүлеге, Ижауның педагогика көллиятендә татар теле укытучылары әзерли торган бүлекләр эшли иде. «Иман» татар яшьләре берлегенә йөрүче яшьләр дә татар телен камил дәрәҗәдә белмәсәләр дә, татарча аралашалар иде. Хәзерге яшьләребезнең күпчелеге диярлек ана телен белмиләр. Бүген һәркем кулыннан килгәнчә милләтебезне саклап калу, аны үстерү, яшьләргә, бала-оныкларга өйрәтү өстендә эшләргә тиеш. Шул вакытта гына безнең милләт сакланып калыр.

Эш буенча да бик күп милләттәшләрем белән аралашырга туры килә. Һәрвакытта диярлек бер үк сорауны бирми калмыйм: «Ә сезнең балаларыгыз татарча беләме?» Бу сорауга уңай фикерне бик сирәк ишетергә туры килә. Өлкәнрәк абый-апалар: «Эх, балаларыма татарча өйрәтмәгәнмен шул, – дип көрсенеп, – хәзерге акылым булса, беренче эш итеп татар телен өйрәтер идем», – диләр. Кызганыч, вакыт узган. Терсәк якын да, тешләп булмый. «Ул вакытта заманасы шундый иде шул», – дип, заманага сылтарга тырышалар. Ә хәзерге вакытта моңа нәрсә комачау итә? Теләк булса, бар да бар. Хәтта укытучысыз, китапсыз гына, Интернет аша телне онлайн өйрәнеп тә була.
Тагын бернәрсә күңелемә тынгылык бирми: үзләре авылдан чыккан, татар мәктәбендә укыган ир белән хатын балаларына туган телебезне өйрәтмиләр, үзләре русча вата-җимерә сөйләшә-сөйләшә балаларына рус телен сеңдерәләр. Моны исә кайберәүләр баланың теле ачылган вакытта логопедның ике телне бутамаска кушуы, алда Бердәм дәүләт имтиханнары көтүе белән аңлаталар. Имтиханны рус телендә тапшырасы бит, балага җиңел булсын дип тырышалар, имеш. Ике телне белүе аркасында имтиханны тапшыра алмаган бала хакында ишеткән юк әле. Менә шундыйларны күреп, йөрәк сыкрап куя. Юкса, гади татар авылы мәктәбен тәмамлаган атаклы галимнәребез, дөньяга билгеле булган данлыклы, сәләтле кешеләребез азмы безнең? Болар хакында Бөтендөнья татар конгрессы съездының секция утырышларында да сөйләшүләр күп булды.

Үзебезнең гаиләгә килгәндә, ирем шәһәрдә туып-үссә дә, татарча яхшы сөйләшә. Гаиләбездә татарча гына аралашабыз. 3 балага кулдан килгәнчә милли тәрбия бирергә тырышабыз. Балалар рус мәктәбендә уку сәбәпле, телне өйрәтү гаиләгә йөкләнгән (бу очракта ул инде күпчелек әни өстенә төшә). Узган ел гаиләбез белән ата-бабаларыбыз яшәгән Болгар җиренә дә барып кайттык. Минемчә, милли тәрбиягә нигез гаиләдә салына. Чөнки һәр гаилә – дәүләтнең бер кечкенә кисәге. Милләтебезне, телебезне саклап калырга теләсәк, һәр гаиләдә шул юнәлештә эш алып барылырга тиеш. Шулай булмаса, алга таба безне ни көтәр?

Съезддан балаларга татар телен ныграк өйрәтергә, гаиләдә татарча гына аралашуны таләп итәргә кирәк дигән фикер белән кайттым. Шушы көннәрдә кызларым Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган «Дуслык» җәйге аланында ял иттеләр. Монысы өчен дә Татарстаныбызга зур рәхмәтлебез. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар балаларын бергә җыйган бу алан балаларыбызда милләтебез белән горурлык хисләре уятты. Татар теле өйрәнү дәресләре, җыр-моңнарыбыз аша балаларда телебезгә мәхәббәт тәрбиялиләр татар лагеренда. «Шаян ТВ» каналы уздыра торган «Балачак җыры» конкурсының җырларын да яратып башкаралар. Бу алар өчен бер әсбап булып тора.

Ә безнең Удмуртия делегатлары съезддан нинди хыял-өметләр белән кайткан соң?

Нурулла Хуҗагалиев (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре): «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан мондый зур бүләк алу – сөенечле хәл. Әлбәттә, бу алга таба тагын да тырышып эшләргә канатлар куйды. Юбилей съездын киң колачлап үткәрүгә күпме көч сарыф ителгән?! Бик хөрмәтләделәр, кунак иттеләр. Зур рәхмәт!»

Бриллиант Абдрахманова (Татарстанның атказанган укытучысы): «Дүрт көн буена сузылган бу съезд эчтәлекле, тарихи вакыйгаларга, очрашуларга бай булды. Алда эшләр өчен, әлбәттә, көч туплап, куанып һәм дөрес юнәлештә эшләгәнебезне белеп кайт­тым. Бу съезд барлык милләттәшләребезне берләштерде, очраштырды.
Туган телебезне саклау, милли гореф-гадәтләребезне торгызу турында, шәҗәрәләр өстендә эшләү буенча бик күп эчтәлекле сөйләшүләр булды. Безнең «Ак калфак» оешмасының да бу юнәлештә бик күп эшләр башкаруы турында зур трибуналардан ишетүе тагын да горурлык хисләре өстәде. Алда әле безне зур эшләр көтә: бакчабызның 60 еллык юбилеена әзерләнү, «Туган авылым» проектын тормышка ашыру һәм башкалар. Эшебезне күреп, бик югары бәя биргәннәре өчен Татарстанга, Бөтендөнья татар конгрессына, «Ак калфак» татар ха­тын-кыз­ла­ры оешма­сы җитәкчесе Кад­­рия Рәис кызына бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Бу – безнең 107 нче балалар бакчасы коллективының, Удмуртия татарларының милли-мәдәни ав­тономиясенең, «Ак калфак» эшчәнлегенең бердәм эш нәтиҗәсе!»

Гөлфия Исхакова (Та­тар­станның атказан­ган мәдәният хез­мәткәре): «Һәрвакыт ниндидер сәбәп бе­лән үзебезнең туып-үскән җир­гә кайту – ми­нем өчен зур бәй­рәм. Бу юлы да шулай булды. Электрон почтага Бөтендөнья татар конгрессыннан VIII съездга «Шәрәфле кунак» чакыру хаты килеп төшү минем өчен шатлык­лы мизгел булды. 1975 елда Удмуртиянең Вот­кинск шәһәренә килеп урнашкач, гомерем буе шәһәр һәм республиканың Татар иҗтимагый үзәге, милли татар автономиясе, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы эшендә актив катнашып килдем һәм әле дә дәвам итәм. Шулай ук «Тургай» ансамбле белән дә барлык чараларда актив катнашабыз.
Татар халкы тормышы, яшәеше белән гел кызыксынып торуым да съездга бару теләген арттырды гына. Анда бит төрле илләрдән килгән делегатларны да кушып, 1500 мил­ләттәшебез килгән иде. Дуслар белән очрашулар күңелләрдә бик якты хатирәләр уеп калдырды. Делегатлар чыгышы аша алар яшәгән җирләрдәге татарлар яшәеше, кылган хезмәтләре белән таныштык, яңа дус­лар таптык.
Бу съездда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелү минем өчен әйтеп бетерә алмаслык зур шатлык булды. Дөресен әйткәндә, бу исемне мин үзем 47 ел яшәп хезмәт иткән Удмуртия Республикасыннан көткән идем.
Дүрт көн Казаныбызда булу миңа эшләргә дәрт, яңа көч бирде. Кайдан гына килсәләр дә, күбесенең туган телдә ара­лашуларына игътибар иттем, «Яшибез әле, Аллаһыга шөкер!» – дип куандым. «Печән базары»нда мөхтәрәм җырчыбыз Миңгол абыйга, Гөлзада ханыма кушылып, рәхәтләнеп җырлап та алдык, шул көннәрдә ничә концерт карадык?! Мин үземне Бөтендөнья татар конгрессы съездында катнашуым белән чиксез бәхетле дип саныйм. Ә алдагы планнарга килгәндә, инде 65 яшь тулгач, эшләмәм, бәлки, дигән идем дә, эшләргә туры килер, ахры. Чөнки әлегә «Тургай» ансамблен җитәкләргә, миңа алмашка килергә әзер булган татар телен белүче талантлы яшьләр күренмиләр. 30 ел яшәткән ансамбльне бер таратсаң, яңадан җыюы бик авыр булачак».

Диана Йосыфкулова («Иман» татар яшь­ләре берлеге җитәкчесе): «Беренче тапкыр мондый съездда булырга туры килде. Чараның зур масштабта уздырылуына шаккатып кайттым. 30 еллык эшчәнлегендә татар телен һәм мәдәниятен саклап калу , үстерү юнәлешендә зур эшләр алып барылуына инандым. Телне һәм мәдәниятне саклау юнәлешендә Татарстан Республикасы гына түгел, Россия Хөкүмәтенең эшләвен күрү сөендерде. Телебезгә, милләтебезгә карата шундый игътибарны күргәннән соң, алга таба да ныграк эшчәнлек алып бару хыялы белән кайттым».

Мәсхүдә Бәхтиева (Кияс районы): «Алга таба эшләгәндә, нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәк?» – дигән сорау иде башымда. Әлбәттә, яңа дуслар, очрашулар да эшләр өчен көч-дәрт өсти. Алдагы елларда эшләргә планнар бар. Хәзер шуларны гамәлгә ашырырга кирәк, Аллаһ теләсә. Алдан кычкырган күкенең башы авыртыр дигәндәй, әлегә сер булып калсын. Балаларга җыр-бию өйрәтү белән беррәттән, аларны халкыбызның горурланырлык кешеләре белән дә таныштырырга кирәк. Бу аларга үзләрендә татарлык-горурлык хисе уятырлык булсын. Изге Болгарда булу – үзе зур бәхет. Минтимер Шәрип улы Шәймиев әйтмешли, балаларда кызыксыну уятып, аларны ата-бабаларыбыз яшәгән Болгар җире белән якыннан таныштырырга кирәк. Бу эшне, гаиләләр белән экскурсиягә барып, һәркем башлый ала бит. Милли тәрбия, телне өйрәтү дә гаиләдән башлана».

Зөлфәт Арсланов (Сарапул): «Төрле тө­бәктә яшәгән милләттәшләребез белән аралашып, аларның ничек яшәүләре, милли эшләрне ничек алып барулары турында сорашып, тәҗрибә алырмын дигән өмет белән бардым…. Эшмәкәрләр очрашуында Саратов өлкәсендә яшәгән татарларның «Эшмәкәрләр клубы» дип аталган оешма оеш­тырып, аларның ничек итеп милләт өчен бик күп файдалы эшләр башкарулары искиткеч зур тәэсир калдырды. Алар фикеренчә, андый клублар милләт язмышына битарафлыкны булдырмый, бердәмлекне арттыра. Шуңа охшаш клублар һәрбер төбәктә булырга тиешлеген һәрберебез хуплады… Сарапулда, һичшиксез, оештырып булыр, дип уйлыйм. Казанда съезд кысаларында узган һәр очрашу, һәр чара бик файдалы узды һәм алар алдагы эшләребезгә зур этәргеч булыр, минемчә…»

Илмир Касимов (Удмуртиянең Төньяк районнары мөхтәсибе): «Съездга мин шундый өметләр белән бардым: яңа фикерле, яңа проектлар турында белеп кайтырга һәм шуны тормышта, эшемдә кулланырга. Кайберәүләрнең чыгышлары минем өчен шулкадәр мәгънәле була. Кайчак уйлап куясың: менә шул 2-3 җөмләне ишетер өчен дә Казанга килергә була дип. Милләтебезгә, динебезгә хезмәт итәр өчен мин мондый съездлардан дәрт алып кайтам. Мондый зур мәйданчыкларда башка төбәкләрдә ничек эшләүләре белән танышып, кызыгып та куям.
Әйтик, Болгарга барып кайту бик файдалы булды. Башка съездларга караганда, миңа бу елгы съезд программасының бик тыгыз, кызыклы, файдалы булуы, яңа форматта узуы белән дә бик ошады. Мин бик рәхмәтлемен оештыручыларга, җитәкчебез Рәмзия Илдус кызына, кабул итүче Бөтендөнья татар конгрессына.
Мин үземнең чыгышымда Удмуртия Республикасының Милли музеенда «Ибн Фадлан белән бергә сәяхәт» күргәзмәсен эшләвебез турында сөйләдем. Горурланып әйтә алам: Казанда да Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә эшләде. Шулкадәр нык әзерлекле күргәзмә күрмәдем. Чыгышымда бу хакта да әйттем. Милли музейның җитәкчелегенә, күргәзмәне эшләгән хезмәткәрләргә, мөфтияткә (Фаиз хәзрәткә) рәхмәтлемен. Мондый күргәзмәне күптәннән эшлисем килгән иде. Шул идеяне кабул итеп, җиң сызганып эшкә тотынып, башкарып чыктык. Күргәзмә 15 августка кадәр эшли. Бүгенге көндә 4500 кеше күргәзмә белән танышкан. Бу – безнең өчен зур шатлык. 4500 кешегә Ислам дине һәм Удмуртиядә Ислам дине тарихы турында җиткерә алганбыз икән, бу – безнең өчен зур казаныш. Экскурсоводлар сүзләренчә, күп кеше Ислам динен уңай яктан ачкан, карашлары үзгәргән, Ислам дине – яхшылыкка өйрәтүче дин икәнлеген күңелләренә салып куйганнар. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Җәлил хәзрәтнең чыгышлары эчтәлекле, Минтимер Шәрип улының катлаулы сорауларга да гади генә җавапларын тыңлап, үзем өчен күпне өйрәндем.
Барган саен Татарстанның алга китүен күреп кайтабыз. Моның өчен тырышып эшләү дә җитә икән бит дип инанасың. Барысы да теләк булудан тора. Күп кенә әйбернең гаебен читтән эзлибез, ә уйлап карасаң, барысы да үзебездән тора икән».

Кәрим Касимов («Глазов заводлары» директоры): «Әлеге съездга баруым белән чиксез бәхетлемен, әле бүген дә шуннан алган тәэсирләр белән яшим. Съездда яңгыраган чыгышлардан соң, шундый фикергә килдем: һәркем үз урынында кулыннан килгәнчә эшләргә тиеш. Бүгенге көндә безнең Глазовта телебезне өйрәтү буенча эшләр җитәрлек алып барылмый. Мин моның өчен күптән борчылып йөри идем. Үзем эшмәкәрләр утырышында катнаштым. Һәм андагы чыгышларны тыңлаганнан соң, балалар белән эшләүне җайга салырга кирәк дигән фикергә килдем. Татар балалар бакчасында, мәктәпләрдә татар телен укытырлык белгеч булса, бездә бу эшне оештырып булыр иде. Кызганыч, белгечебез юк. Әгәр дә Татарстаннан яки башка бер төбәктән татар телен укытучы безгә яшәү шарты белән килсә, мин аны фатир белән дә үз хисабыма тәэмин итәргә әзер. Мондый тәҗрибәбез бар. Берничә ел элек мәчеткә килгән яшь имамга шундый ярдәм күрсәткән идем. Безгә бу эштә Татарстан ярдәм итәр дип ышанабыз».

Илсур Миңнемуллин: (Татар иҗтимагый үзәге Президенты) «1 август көнне төрле юнәлешләр буенча дискуссия мәй­данчыклары эшләде. Мин эшмәкәрләр сек­циясендә катнаштым. Эшмәкәрләр белән ничек эшләргә кирәклеген күңелемә сеңдереп кайттым. Воткинскида яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрә Гөлфия Исхакова, Ижаудан Нурулла Хуҗагалиев, Бриллиант Абдрахманованы бөтен дөньядан җыелган татарлар алдында зурлап бүләкләү дә безнең өчен зур дәрәҗә, безнең эшебезгә югары бәя булып тора. Алар өчен бик сөендек. Алга таба да бергә кулга-кул тотынып эшләргә насыйп булсын».

Гөлнара Вәлиева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*