«Мәдәни җомга» баш редакторы Вахит Имамов Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында бер генә башкорт авылы бар икәнен әйтте.
«Мисалга Бүздәк районын китерәм. Анда 79 авыл бар. Шуның берсе генә чиста башкорт авылы, ләкин җанисәп буенча 53-57 процент башкортлар яши дип әйтәләр. Кушнаренко районының 79 авылының берсе дә башкорт авылы түгел», — ди Вахит Имамов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Баш мөхәррир моны совет заманындагы башкортлаштыру нәтиҗәсе дип билгели.
«Бер генә дә башкорт авылы булмаган Илеш районында да 70 процент башкорт дип исәп-хисап бирәләр. Башкорт гаиләләре бар, ә башкорт авылы юк. Менә шуларны белсәләр иде», — ди ул.
Ләйсән Рәхмәтуллина