tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн узачак
«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн узачак

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн узачак

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта уза.

Премияне онлайн форматта уздыру — радио өчен беренче тәҗрибә түгел. Билгеле булганча, эпидимиологик хәл сәбәпле 2020 елның музыкаль премиясе дә онлайн форматта узды. Узган елны статистик мәгълүмат буенча онлайн концертны уртача 600 меңләп кеше караган. Айфон да уйнатылган иде.

Быел да «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе «Кайнар хит» җиңүчеләренә, зәвыклы җырчыларга «Алтын йолдыз» тапшыру белән генә чикләнми. «Болгар радиосы» гадәттәгечә яраткан тамашачылары өчен туры трансляция барышында отып булачак бүләк әзерли, дип хәбәр итә радионың матбугат хезмәте.

Быел «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, «Кайнар хит» проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 11 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм «Болгар радиосы» дулкынында тыңлап булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*