Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстанга эш сәфәре кысаларында, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогик университетында булды. Ул татар филология кафедрасы эшчәнлеге белән танышты, биредәге Г.Тукай, К Насыйри кабинетлары белән танышты.

Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулуга багышлап оештырылган “Тукай Уфада” уку- методик мемориаль кабинетында Васил Шәйхразиев университет ректоры һәм кафедра җитәкчелеге һәм татар кафедрасында белем алган студентлар белән аралашты. Милли Шура рәисе егет-кызларның шушы юнәлешне сайлау сәбәпләре, киләчәккә планнары, максатлары турында сорашты. Студентларның авылга укытучы булып кайтып эшләүгә карата мөнәсәбәтләрен, университетның укытуда һәм буш вакытны файдалы уздыруда биргән мөмкинлекләре хакында белеште.
Васил Шәйхразиев Муса Җәлил исемендәге Халыкара әдәби бәйгесе турында сөйләде һәм К.Насыйри институтын да шундый бәйгенең үткәрүдә төп нокталарының берсе итәргә тәкъдим итте. Шулай ук “Татарча диктант” акциясендә актив катнашырга өндәде. Быелның октябрендә узачак акциядә 100 мең кешене катнаштырырга исәп булуын әйтте. Киләсе елга исә планеар тагын да зуррак – 500 мең кешене җәлеп итү максаты куела.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Татар кафедрасы Башкортландагы татар тормышының бер зур өлешен алып бара дип ассызыклады. Аның эшендә бары тик уңышлар гына теләде.
Васил Шәйхразиев кафедрага китаплар бүләк итте. Башкортстан дәүләт педагогик университеты ректоры исә Милли Шура рәисенә картина тапшырды.




















