tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның “Ихлас” мәчетендә вәгазьләр фәкать татар телендә генә укыла
Уфаның “Ихлас” мәчетендә вәгазьләр фәкать татар телендә генә укыла

Уфаның “Ихлас” мәчетендә вәгазьләр фәкать татар телендә генә укыла

Уфаның “Ихлас” мәчетендә вәгазьләр фәкать татар телендә генә укыла. Моның дөрес юл булуын бүген мәчет эшчәнлеге белән танышкан Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та ассызыклады. Татарча укыган вәгазьләрне ислам динен тоткан башка милләт вәкилләре дә аңлый, бу аларның телне яхшырак үзләштерүенә дә ярдәм итә дип белдерде ул.

450 кешене сыйдыра алган иман йорты җомга вәгазьләре вакытында шыгрым тула. Мәчеткә йөрүчеләрнең 75-80 проценты татарлар икән. Яшьләр дә бик күп килә дип сөйләде “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов.

“Ихлас” мәчете элеккеге кинотеатр бинасында урнашкан. Инде 24 ел дәвамында ул мәчет булып хезмәт итә. Биредә дини белем нигезләре бирелә, төрле чаралар уза.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Башкортстанда эшлекле сәфәрдә. Уфаның “Нур” театрында бүген милләттәшләребезгә Татар халкының үсеш стратегиясе тәкъдим ителде. Аннары “Башмагым” спектакле күрсәтелде.

Васил Шәйхразиевның бүгенге эш планында “Ихлас” дини оешмасы белән танышу соңгы чара. Биредә мәчет эшчәнлеге турында сөйләделәр, мәчет турында видеоролик күрсәттеләр һәм мәчет каршында эшләп килгән дини ансамбльнең чыгышлары тәкъдим ителде.

Васил Шәйхразиевның Уфадагы эшлекле очрашулары, милләтебез өчен мөһим объектлары белән танышуы иртәгә дә дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*