
Ул районның Олы Теләк авылында урнашкан Хәсән Сәгыйтҗан улы Идиятуллинның крестьян (фермер) хуҗалыгы белән танышты.
Хәсән Идиятуллин хуҗалыгы махсуслашкан башкорт һәм татар атлары токымнарын үрчетү өстендә эшләүче лидерларның берсе булып тора. Атлардан тыш хуҗалык терлекчелек һәм үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә.


