3-4 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Владивосток шәһәренә сәфәр кылачак. Эш сәфәре кысаларында Милли шура рәисенең көн тәртибендә Ерак көнчыгыш федераль округындагы татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашу каралган.