tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Полковник Әнвәр Чанышевны искә алып
Полковник Әнвәр Чанышевны искә алып

Полковник Әнвәр Чанышевны искә алып

8 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә полковник Әнвәр Хәйдәр улы Чанышевны искә алу кичәсе оештырыла. Чара искә алу очрашуы форматында әзерләнә.

Кичәне Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәни үзәге оештыра. Әнвәр ага быел  27 апрельдә вафат булды. 2 октябрьдә аңа 93 яшь тулган булыр иде.

Әнвәр Чанышев – Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, озак еллар армиянең спорт структураларында эшләгән кеше. Төрле елларда Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы итеп сайлана. Күп еллар ул Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе Советына сайланып килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*