Бүген, 22 июнь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров өлкәсенең Малмыж шәһәренә килде.
Биредә ул Сабантуй үткәрү өчен мәйданчыкны карады. 2 июль Малмыж шәһәрендә татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру планлаштырыла.