tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Минем яраткан артистым» бәйгесе тәмамланырга 1 көн калды! Сездән кызыклы язмалар көтәбез!
«Минем яраткан артистым» бәйгесе тәмамланырга 1 көн калды! Сездән кызыклы язмалар көтәбез!

«Минем яраткан артистым» бәйгесе тәмамланырга 1 көн калды! Сездән кызыклы язмалар көтәбез!

Бөтендөнья татар конгрессы сайты игълан иткән «Минем яраткан артистым» конкурсы тәмамланырга санаулы көннәр калып килә. Конкурсның максаты – татар артистларының иҗаты белән танышу, аны популярлаштыру; артистларга, аларның һөнәренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Конкурс ике номинация буенча уздырыла: “Яраткан эстрада артистым” һәм “Яраткан театр артистым”. Катнашучылар өч яшь категориясендә сыналачак: 14-18 яшь; 19-25 яшь; 26 яшьтән өлкәнрәк. Конкурста иң яхшы эшләргә (ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә, дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.

Конкурста катнашучы Вконтактте социаль челтәрендәге “Минем яраткан артистым” (https://vk.com/public220175218) төркемендә  яраткан артисты турында язмасын урнаштырырга тиеш. Конкурска тәкъдим ителүче язма А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш; язманы артистның фотосы белән тулыландырырга мөмкин. Конкурс 2023 нче елның 23 нче июненә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*