Бүген Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Әстерханда.
Беренче эш итеп, Татарстан вәкилләре Әстерхан өлкәсе губернаторы хакимияте җитәкчесе Канат Шантимиров белән очрашты. Эшлекле сөйләшү Әстерхан өлкәсе Губернаторы резиденциясендә узды.

Ул искәртеп узганча, Әстерхан ике федераль Сабан туе уздыру урыны булды. Биредә 147 халык вәкиле яшәвен билгеләп узды. Канат Шантимиров сүзләренчә, татарлар Әстерхан өлкәсендә – диаспора түгел. Аларның хезмәт сөюче халык булуын да ассызыклап китте.

Кичә генә Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены төгәлләнүен, аның эшендә Әстерхан өлкәсеннән дә 11 эшмәкәр катнашуын билгеләп узды Васил Шәйхразиев.
- Субъектларда оешмалар үзләрен борчыган мәсьәләләрен җиткерәләр. Ләкин безнең мондагы оешманы, татарларны борчыган хәл ителмәс проблемалар юк. Моның өчен Сезгә рәхмәт, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Милли Шура рәисе.
Шуннан очрашуда Васил Шәйхразиев Конгрессның эш планы белән таныштырды. БТК Милли Шурасы карары нигезендә халыкны сайлауларга чакыруын әйтте.





