tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Татарстан делегациясе Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан делегациясе Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы делегациясенең Сәмәй шәһәренә эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Һәйкәл 2016 елда, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан ачылды. Габдулла Тукай гаять мәдәни мирас калдырып,  заманча  татар теленә нигез салучыларның берсе санала.

Шунысы игътибарга лаек, Габдулла Тукай һәм Абай исеме белән танылган казах әдәбияты әдипләренең берсе Ибраһим Конанбаев,  шәхсән таныш булмасалар да, бер-берсенең иҗаты белән һәрдаим кызыксынганнар.

Татар оешмалары җитәкчеләре Әстерханда Г.Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Татар оешмалары җитәкчеләре Әстерханда Г.Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Бүген, Татарстан Республикасы Премьер – министр урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм аның җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе вәкилләре Әстерханга эшлекле сәфәре кысаларында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең Әстерхандагы һәйкәленә чәчәкләр салды.

Моңа кадәр Татарстан делегациясе Әстерхан өлкәсе губернаторы адмистрациясе җитәкчесе Канат Шантимиров белән очрашты. Көн дәвамында Васил Шәйхразиевның эш программасында “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабы финалында катнашу һәм Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округындагы татар милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*