tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәмәй шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабантуе башланды
Сәмәй шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабантуе башланды

Сәмәй шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабантуе башланды

Бүген Казахстан Республикасының Сәмәй шәһәрендәге “Бейбитшилик” утравында I Иртыш буе Халыкара Сабантуеның рәсми рәвештә ачылышы булды. Биредә Россиянең Иртыш елгасында урнашкан барлык шәһәрләреннән дә күпсанлы татарлар җыелган иде.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте:

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барлык милләттәшләребезне бу бәйрәм белән котлыйм . Татар халкы дөньяның күп кенә төбәкләрендә һәм илләренә таралып яши, ләкин бердәмлеген ул беркайчан да югалтмаячак.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев  та әлеге чарада катнашты.

Шуннан соң бәйрәм чыгышлар , күргәзмәләр һәм милли уеннар белән дәвам итте.Бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Татарстан Республикасыннан Актаныш муниципаль районы беркетелгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*