tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда I Иртыш буе Халыкара Сабантуе узды
Казахстанда I Иртыш буе Халыкара Сабантуе узды

Казахстанда I Иртыш буе Халыкара Сабантуе узды

Бүген Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабантуе гөрләп узды. Чарага йөзләгән шәһәр халкы һәм этномәдәни үзәк вәкилләре җыелган иде.

Бәйрәм сәхнәсендә этномәдәни үзәкләрнең иң яхшы музыкаль һәм бию номерлары тәкъдим ителде. Концерт мәйданыннан бераз читтәрәк юрталар, татар йортлары һәм чын ярминкә урнашкан иде. Биредә бәйрәм кунаклары традицион татар ашларын авыз итә алды.

Бөтен җирдә балалар мәйданчыклары эшләп торды, халык уеннары һәм конкурсларда халык бик теләп катнашты. Теләүчеләргә хәтта атка утыру мөмкинлеге дә бар иде.

Барлык кунаклар өчен дә чын бүләк –  Татарстан Республикасының Актаныш районы тәкъдим иткән авыл утары стилендә бизәлгән мәйданчык булды. Биредә кунаклар өчен тегермән, мунча, йорт торгызып куйганнар иде.

Кунаклар кайнар чәй һәм традицион татар тәм-томнары белән сыйлана алсын өчен Татарстаннан  самавыр да алып килгәннәр. 1000 литрлы зур казанда татар һәм казакъларның иң яраткан ризыгы-шурпа пешерелде.

I Иртыш буе Халыкара Сабантуеның абсолют батыры булып Казахстан Республикасы көрәшчесе Эскархан Осканов калды.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җиңүчегә төп бүләк – квадрацикл тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*