tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гыйлем” – бу дөньяга һәм Ахирәткә иң шәп инвестиция”
“Гыйлем” – бу дөньяга һәм Ахирәткә иң шәп инвестиция”

“Гыйлем” – бу дөньяга һәм Ахирәткә иң шәп инвестиция”

9 сентябрьдә, Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчелеге шәкертләр белән очрашты. Очрашуда Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, ассоциациянең башкарма директоры Рөстәм Вәлиев, мәдрәсәнең директор урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Диния Нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Гаяз Әхмәтшин, шулай ук Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин катнаштылар.

Очрашуга җыелуның төп сәбәбе – Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучы 1 курс шәкертләренә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды матди ярдәменә сатып алынган дәреслекләрен тапшыру. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе биргән сәдака хисабына 100 шәкерт өчен 5 төрле китаптан торган дәреслекләр комплектлары бастырылды. Әлеге дәреслекләр гарәп телен өйрәнү буенча уку әсбапларыннан гыйбарәт. Комплектта нәһү, сарыф, китәбә (язу), кыйраә (уку), тәгъбир (диалог) предметларыннан китаплар урын алган. “Мөхәммәдия” шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мөселман эшмәкәрләре өчен күркәм гадәткә әйләнде: былтыр да алар 1 курста укучы 70 шәкерт өчен китаплар һәм кабинетларга урнаштыру өчен җиһазлар да сатып алган иде.

Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде һәм Коръәнне өйрәнүнең әһәмияте турында хәдисләр китерде, чөнки мәдрәсәдә гарәп теле иң беренче чиратта Аллаһ Китабын аңлау өчен өйрәнелә.

РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрданов “Мөхәммәдиянең” соңгы елда күзгә күренерлек уңай үзгәрешләренә басым ясады һәм бу казанышларда Камил хәзрәтнең бәяләп бетермәслек ролен атады, аңа тырышлыклары өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук шәкертләргә Раббыбызның бөек сүзләрен халыкка җиткерүче мөфтиләр, галимнәр һәм имамнар булырга теләде.

– Гыйлем – ул бу дөньяга һәм Ахирәткә иң шәп инвестиция, – диде ул һәм шәкертләргә “Мөхәммәдиянең” иң яхшы студентларына Ассоциациянең махсус стипендиясен булдыру планнары турында сөйләде.

Ассоциациянең ислам мәгарифе үсеше проблемаларына игътибарын аның башкарма директоры Рөстәм Вәлиев аңлатты. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең иң зур хәйрия башлангычларына, мисал өчен, авыл имамнарына финанс ярдәм күрсәтү һәм халык арасында дини гыйлем тарату буенча “Гаилә дәресләре” проекты керә. Әлеге башлангыч кысаларында Татарстанның битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре атна саен мәчетләрдә имамнарның укытучылык хезмәте өчен түли.

–    Авыл мәчетләрендә бүген олы яшьтәге хәзрәтләребез хезмәт куя, – диде ул һәм шәкертләрне алардан эстафетаны кабул итәргә, тормышларын Исламга багышларга чакырды.

Очрашуның мәртәбәле кунаклары янына Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин да кушылды. Ул Совет заманындагы динсезлек чоры турындагы хәтирәләр белән бүлеште, бу елларда  дини гыйлемне алу кыенлыклары һәм дини әдәбият кытлыгы хакында сөйләде. Аның фикеренчә, бүгенге көндә Россия өммәте өчен имамнар гына түгел, гыйлемгә омтылучы галим-хәзрәтләр кирәк һәм студентларга мөфти Камил хәзрәтне үрнәк итеп китерде.

Чыгышларга нәтиҗәне директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин ясады. Ул РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте һәм студентларга галимнәргә карата хөрмәт күрсәтү турындагы хәдисләрне китерде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең багланышлары 2021 елның май аенда имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә алып барыла. Документ аерым юнәлешләрдә уртак һәм килешенгән рәвештә хезмәттәшлек итүне күз алдында тота. Алар – Ислам фәнен һәм мәгарифен үстерү, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзү һәм аларны төзекләндерү, ислам дисциплиналары мөгаллимнәренә һәм хәзрәтләргә ярдәм итү. Мисал өчен, эшмәкәрләр тырышлыгы белән сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачыла, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы уңаеннан Коръән бастырылды, шулай ук мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*