Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә эшлекле сәфәр белән Франциядә. Кичә ул Россия Федерациясенең Франциядәге сәүдә вәкиле Александр Туров белән очрашты. Аннары Франциянең татар җәмәгатьчелеге белән аралашты.

Әлеге уку йортына инде 300 ел, биредә 100 тел өйрәтелә. Татар теле 10 елдан артык укытыла. Бу вакыт эчендә 300 дән артык студент татар телен үзләштергән.
Татар теле биредә атнага 1 сәгать 2 ел дәвамында укытыла. Укытучылары – Ләйлә Садовинова. “Ана теле» он-лайн программасын да студентларым кулана, – ди Ләйлә ханым. Буген аның 10 укучысы бар. Алар арасында кытай, француз, төрек студетлары бар. Студентлар татар цивилизациясен дә өйрәнәләр. Анысы француз телендә өйрәтелә. Ел ахырында студентлар имтихан тапшыра.

Әҗәм татар телендә Татарстан Төркия багланышлары турында чыгыш ясады. Хугэ “Туган тел”җырын башкарды. Аңа башкалар да кушылды.
Васил Шәйхразиев белән аралашу вакытында студентлар татарча сөйләшергә тырышты. Милли Шура рәисе биредәге укыту системасы белән кызыксынды, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләде. Милли ризык, халкыбызның киемнәре турында да сөйләшү булды.
Васил Шәйхразиевка уку йортының вице-президенты институтның мәртәбәле кунагы дигән билге тапшырды. Премьер-министр урынбасары үз чиратында Шариф Алами Шовфига Казан күчтәнәчен бирде.







