tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты
Милли шура рәисе яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты

Милли шура рәисе яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты

Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Франциядә.  Бүген ул Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булды. Биредә Татарстан Премьер-министры урынбасары татар телен өйрәнүче студентлар белән очрашты. Әлеге очрашудан соң  Васил Шәйхразиев  яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты. Исегезгә төшереп узабыз, 15 май көнне Франциядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашу вакытында Татарстан кунакларын әлеге күргәзмәгә танылган опера җырчысы Тимур Абдикеев чакырып калган иде. Күргәзмә 3 май көнне ачылган, 27 майга кадәр дәвам итә.

Әлфиз Сабиров талантлы яшь татар скульпторы. Бүгенге көндә Пермьдә яши. Автор эшләнмәләре  татар халкының гореф-гадәтләрен, мифлар һәм легендаларын яктырта. Аның скульптуралары металл белән таш  кушылмаларын кулланып эшләнә.  Әлфиз Сабировның эшләре Париж, Гренобль, Нью-Йорк, Лондон, Рига, Токио, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь, Төмән Красноярск шәһәрләрендәге  шәхси коллекцияләрдә саклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*