Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасының Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән таныша.
Биредә ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе сынчы Винера Абдуллина һәм рәссам Азат Галимов күргәзмәләрен карады.
Шулай ук, Каюм Насыйри исемендәге мәгариф – мәдәни үзәге институтында булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Үзәктә һәр атнаны татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр үтә. Агымдагы елның 6 февралендә институтка ике ел тулды. Дәресләрне Альбина Фахразиева алып бара.
Рәссам Азат Галимов күргәзмәсе: