tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт педагогия университетында “Ана теле-2018” педагогик осталык бәйгесе узды
Башкорт педагогия университетында “Ана теле-2018” педагогик осталык бәйгесе узды

Башкорт педагогия университетында “Ана теле-2018” педагогик осталык бәйгесе узды

21-22 февральдә Башкорт дәүләт педагогия университетында студентларның X Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы “Ана теле – 2018” үтте. Биредә берсеннән-берсе акыллы, белемле 8 кыз көч сынашты. Лариса Долгова һәм Динара Хәбибуллина (КФУ), Алсу Ибраһимова һәм Алсу Садыйкова (КФУның Алабуга филиалы), Элиза Кыямова (БДУның Стәрлетамак филиалы), Алина Тимашева (БДПУ), Гөлназ Хизбуллина (БДУ) үз уку йортларының һәм факультетларының данын яклады.

Беренче көнне портфолио, үзең белән таныштыру, сәхнәдә иҗади чыгыш конкурслары булып узды, ә инде икенче көнне кызлар Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә дәресләр бирде.

Әлеге конкурсның нәтиҗәләре буенча Гран-прины Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының 4 курс студенты Гөлназ Хизбуллина яулады.

БДУ | Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*