Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кемерово шәһәрендә.
Бүген ул “Анатолий Михайлович Терехов исемендәге 21 нче гимназиядә”, “Красная горка” музей-тыюлыгында булачак һәм «Воину-освободителю» һәйкәлен ачу тантанасында катнашачак.