tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе” темасына түгәрәк өстәл узды
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе” темасына түгәрәк өстәл узды

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе” темасына түгәрәк өстәл узды

Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Татар алиһәләре телебез, динебез, гореф-гадәтләребез хакында фикер алышты. Тәҗрибә уртаклашты. Иң беренче сүзне Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина алды. Эшләгән гамәлләре хакында тәфсилләп сөйләде. Киләчәктәге планнары белән таныштырды. Сүзләрен шигъри юллар аша да җиткерде. Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова беркемне дә битараф калдырмый торган, тарихи темага кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Киңәшләрен әйтте. Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина үз эшчәнлекләре турында сөйләде. Алар менә инде озак еллар дәвамында татар яшьләрен таныштыру-кавыштыру эшләрен алып бара.“Татар гаиләсе” фонды каршында да таныштыру институты эшли башлаган. Бу юнәлешне Нурия ханым Шәрипҗанова җиткерде. Үрнәк гаиләләрнең берсе, БТК каршында эшләп килүче Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов үзенең хатыны Гөлфия абыстай белән килгән иде. “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Лариса Маликова, Татарстанның Тәтеш районында гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә бәһаләп бетергесез эшләр башкаручы, Тәтеш районында Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондын җитәкләүче Римма Сафиуллова, Казанның 3 нче икмәк пешерү заводы баш технологы, заманында Казан кооператив техникумынн тәмамлаган Гөлзидә Әмирханова, Башкортстаннан Фидалия Сәмигуллина, Татарстанның Биектау районы Каенлык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Ибраһимова, танылган алиһәләр, Гөлнара Хафизова, Эльмира Мөсәгыйтова,танылган врач Дүсинә Ахмадуллина, Төркия белән Казан арасын якынайтучы Мәүлиха Гөлтән, танылган журналист Вәсилә Рәхимова, гомүмән түгәрәк өстәлдә катнашучылар татар телен саклау, гаиләдә тәрбия бирү алымнарын үз тәҗрибәләреннән чыгып аңлатырга тырышты. Аксубай районыннан килгән, рәссам Әлфия Нурхәмитова милли хәзинәләре белән таныштырды. Шуны да әйтү урынлыдыр, бүгенге көндә Татар мәдәнияте үзәгендә рәссамнәр,Әлфия Нурхәмитова һәм Гөлсем Хаҗиеваның шәхси күргәзмәләре эшли. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар рәссамнәргә хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Әлки районында туып үскән шагыйрә Сания Галимова шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Татарстанның атказанган артистлары, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының идарә әгъзалары, Нурзадә, Лилия Муллагалиева ата-бабалардан амәнәт булып калган телебез, милли хәзинәләребез турында фикерләрен җиткерү белән бергә халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Сүздә юк алиһә затлар Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты. Танылган журналист Фәгыйлә Гатупова саллы фикерләрне видеога төшереп тә барды.

Чараны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды белән берлектә уздырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*