tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары җырчы Хәсән Хучашевны 50 яшьлек юбилее белән котлый
Төмән татарлары җырчы Хәсән Хучашевны 50 яшьлек юбилее белән котлый

Төмән татарлары җырчы Хәсән Хучашевны 50 яшьлек юбилее белән котлый

Төмән өлкәсе тамашачылары арасында популяр җырчыларның берсе – Хәсән Хучашевның 50 яшенә һәм мәдәният өлкәсендә 20 ел иҗат итүенә багышланган юбилей концерты себер-татар мәдәният үзәгендә үтте.

Хәсән Хучашев халыкара, өлкә, шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулаган, лауреат исемнәре алган танылган артист. Җырчы татар җырларын бөтен күңеле аша үткәреп җырлый, милләт җанлы, йомшак күңелле кеше. Быел шәһәр күләмендә узган Сабан туенда Хәсән Митхәт улы Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Ходай биргән матур табигый тавышы, моңы белән тамашачыларының мәхәббәтен яулаган җырчыны тыңларга зал тутырып тамашачылар җыелган иде. Концертны юбиляр үзенең чыгышы белән башлады, тамашачылар алкышлар белән җылы каршы алдылар. Аның репертуарында эстрада җырлары мөһим урын алып торса да, себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең җырчысы буларак, ул халык җырларын да башкара. Матур чыгышларга бай булган, юбилей тантанасына багышланган бәйрәм концертында Хәсән Хучашевны тәбрикләп мәдәният үзәге җитәкчесенең урынбасары Наил Янишев котлау теләкләрен җиткерде, Рәхмәт хатын укыды, бүләкләр тапшырды. Чараны алып баручы Рузалия Корманалиева Бөтендөнья татар конгрессының Котлау хатын укып ишеттерде. Бәйрәм сәхнәсеннән Хәсәнне ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин котлап, җырчыга багышлап язган шигырен укыды, якташы, коллегасы Алсу Симонова, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхина һәм бик күп якташлары, туганнары котладылар. Юбилей уңаеннан оештырылган концертта коллегалары Динара Әпсәләмова, Зөлфия Әйтбакова, Нәркис Нигъмәтуллин, Әлфия Айбатова, «Мирас» бию, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбльләре Хәсәнне хөрмәтләп биюләр һәм җырлар башкардылар.

Сәләтле җырчы Хәсән Хучашев үзенең иҗат юлы турында: «Мин Вагай районы, Егаер авылында күп балалы гаиләдә туып-үстем. Җырларга кече вакытымнан яраттым. Кызганычка, укырга мөмкинлек булмады, мәктәпне тәмамлап, авылда эшкә урнашырга туры килде. Бераздан Тубыл шәһәренә килеп, себер-татар мәдәният үзәгендә эшли башладым. Иҗат юлымда төрле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнаштым, «Себер сандугачы» бәйгесендә гран-при һәм башка җиңүләр яуладым. Тубыл районы, Санниково авылыннан эшкуар Шамил Колмәмәтов «Халык хөрмәте» премиясен тапшырды. Минем иҗатыма зур бәя биргән Бөтендөнья татар конгрессына, җырларымны яратып тыңлаган тамашачыларыма һәрвакыт бик рәхмәтлемен», – дип сөйләде.

Матур, мәгънәле җырлар башкарган, кабатланмас моңлы Тубыл җырчысының таланты алдында баш июче дуслары катнашкан чара чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

yanarish72.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*