tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Барда авылының Җәмигъ мәчетен карады
Васил Шәйхразыев Барда авылының Җәмигъ мәчетен карады

Васил Шәйхразыев Барда авылының Җәмигъ мәчетен карады

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Пермь краена эш сәфәре кысаларында Барда авылының Җәмигъ мәчетендә булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты.

Пермь краенда әһәмияте һәм масштабы буенча икенче урында торган Җәмигъ мәчете 2010нчы елда ачыла.  Әлеге мәчет – район мөселманнарының рухи үзәге. Мәчеттә җомга намазы укыла, ял көннәрендә ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнү буенча мәктәп эшли. Мәчет каршында Коръән уку буенча район конкурслары үткәрелә, китапханә эшләп килә. Хәзерге вакытта Барда Җәмигъ мәчете – Кама буеның иң зур авыл мәчете.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*