11 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусия Республикасының Минск шәһәренә барачак.
Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Беларусия Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашуы көтелә. Шулай ук капитан Әдһәм Кәримов кабере янында тантаналы чара планлаштырылган.