Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Курган өлкәсенә килде. Иртәгә Курганда Курган өлкәсенең татар мәдәнияте үзәген ачу тантанасы була.
Аннары Васил Шәйхразиев «Кургансемена» фәнни-җитештерү агрохолдингының Курган элеваторына барачак, анда агрохолдинг эшчәнлеге белән танышу, орлык заводына бару планлаштырыла.