tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәниятне үстерү стратегиясе проекты буенча фикер алыштылар
Мәдәниятне үстерү стратегиясе проекты буенча фикер алыштылар

Мәдәниятне үстерү стратегиясе проекты буенча фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары 2030 елга кадәр мәдәниятне үстерү стратегиясе проекты буенча фикер алыштылар. Татарстан Милли китапханәсе бинасында узган очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, фәнни-эксперт җәмәгатьчелеге, креатив индустрияләр вәкилләре катнашты.

Стратегия буенча уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен Ирада Әюпова җиткерде. Аның чыгышында Татарстанның мәдәни тормышы, талантлы яшьләрне республикада калдыру юлларын табу мәсьәләләре дә каралды.

Мәдәниятне үстерү стратегиясенең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • мәдәни кыйммәтләрдән һәркем куллана алсын өчен шартлар тудыру;
  • мәдәният экосистемасы эчендә челтәрара хезмәттәшлек кысаларында бердәм мәдәни киңлек булдыру;
  • иҗатта үзбилгеләнү һәм мотивация өчен уңайлы мохит оештыру;
  • мәдәни учреждениеләр эшчәнлегендә цифрлы трансформация һәм мәгълүматлаштыру өлкәсендәге проектларны интеграцияләү;
  • мәдәни потенциалны активлаштыру һәм мәдәнияттә көндәшлеккә сәләтлелекне үстерү, нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм иҗади элитаны формалаштыру;
  • мәдәниятне трансляцияләүгә ярдәм итү;
  • буыннан-буынга гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүне һәм тапшыруны тәэмин итүче иҗтимагый институт буларак гаиләнең социаль статусын күтәрү.

Исегезгә төшерәбез, Стратегия Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумында, шулай ук Министрлык Иҗтимагый советының ачык утырышында каралды. Татарстан Республикасы мәдәниятен алга таба үстерү мәсьәләләрен төрле яклап карау өчен республика халкы катнашында ачык тыңлаулар оештырылды.
Фәнни-эксперт бергәлеге катнашында Иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре буенча килеп туган тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслауга кертү өчен стратегия проектына кертелә.

idel-tat.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*