24 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына барачак. Биредә Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков һәм милләттәшләребез белән очрашу, янгын булган урыннарны карау планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 8 нче май иртәсендә Курган өлкәсендәге татар авылы тулысынча диярлек янып бетте. Бары тик мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калды.