tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 20 тонна төзелеш материалы төялгән йөк машинасы Казаннан Йолдыз авылына юлга чыга
20 тонна төзелеш материалы төялгән йөк машинасы Казаннан Йолдыз авылына юлга чыга

20 тонна төзелеш материалы төялгән йөк машинасы Казаннан Йолдыз авылына юлга чыга

Иртәгә Казаннан Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылына гуманитар ярдәм төягән 20шәр тонналы ике йөк машинасы юлга чыга.

20 тонналы бер йөк машинасын Яшел Үзән районы эшмәкәрләре төзелеш материаллары белән тутырган. Гуманитар ярдәм җыюны эшмәкәр, «Хан йорты» төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов оештырган. 15ләп эшмәкәр ярдәм итү теләген белдергән. Йөк машинасы бүген районның Кече Ключи авылыннан Казанга кузгалды.

«Бу фаҗига бөтен кешене тетрәндерде, читтә каласы килмәде, милләттәшләргә ярдәм итәргә теләдем. Социаль челтәрләрдә ярдәм – төзелеш материаллары җыю турында игълан урнаштырдым. Дуслар, эшмәкәрләр кушылды. Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәгә чыктым. Алар кирәкле әйберләр исемлеген җибәрде. Мәктәпкә дип зур савытлар белән буяулар алдык. Шулай ук инструментлар, җылыту өчен материаллар җыйдык», – дип сөйләде эшмәкәр материалларны йөк машинасына тутырганда.

Эшмәкәр сүзләренчә, бер миллион сумга якын материаллар җибәрелә. «Ярдәм итү безнең канда инде», – диде ул.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ярдәм күрсәтү дәвам итәчәген әйтте.

«Безнең кешеләр шундый, алар битараф кала алмый, изгелек кылырга тели. Эшмәкәрләр, администрация – барыбыз да берләштек. Эшмәкәрләр кирәкле материалларны җыйды, алар йорт төзү өчен нәрсә кирәклеген төгәл белә. Без моның белән генә туктамыйбыз, ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, безнең ресурслар, көч бар», – диде ул.

Икенче 20 тонналы йөк машинасына зур өлешне Биектау районы керткән. Коркачык авылындагы «Коркачык икмәк кабул итү оешмасы» 10 тонна ярма җибәрә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 10 май көнне гуманитар ярдәм белән беренче йөк машинасын җибәрүне искә алды.

«Читтә яшәүче милләттәшләрнең карашы Татарстанга төбәлгән. Янгын турында хәбәр килүгә, ярдәм җыела башлады. Беренче машинада азык-төлек, көнкүреш өчен кирәк-яраклар иде, хәзер төп мәсьәлә – авылны төзекләндерү. Бер төркем эшмәкәрнең ярдәм кулы сузарга теләве данлыклы татар авылын бергә төзекләндерү эше башланган дигән сүз. Кышка кадәр һәр гаиләне йортка кертү мәсьәләсе тора», – диде ул.

24 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе губернаторы, авыл халкы белән очрашачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*