Иртәгә, 26 март, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасына бара.
Биредә Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Шулай ук Мари Эл Республикасының татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар мәҗлесе планлаштырылган.