tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада яшь шагыйрьләр «фатирник»ка җыелды
Арчада яшь шагыйрьләр «фатирник»ка җыелды

Арчада яшь шагыйрьләр «фатирник»ка җыелды

Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан Арча район Мәдәният йортында «Әйтер сүзем бар» дип исемләнгән фатирник узды. Яшь шагыйрьләр үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, тамашачыларны танылган иҗатчыларның әсәрләре белән таныштырдылар.

«Мин шигырьләрне кечкенәдән үк язам. Бакчага йөргән чагымда ук дүртьюллыклар уйлап сөйләгәнмен, әни аларны язып барган. Ул шигырьләр әле дә саклана», – диде Арча педагогика көллияте студенты Гүзәлия Гаязова.

Фатирникта катнашучыларның шигырьләре мәхәббәт, ярату хисе хакында булды.

«Яшьләр күбрәк шигырьләрен җавапсыз мәхәббәткә, хыялларына багышлап язалар. Шундый очраклар да бар: кешеләр миңа үзләре белән бәйле вакыйгаларны сөйлиләр, мин аны үзем аша үткәреп иҗат итәм. Иҗат итү өчен илһамны тавышлардан алам. Машина, поезд, очып киткән самолет тавышын ишеткәч шигырь туа»,- диде Камилә Халикова.

Арча район Мәдәният йортында фатирник форматындагы чаралар беренче тапкыр үткәрелгән. Оештыручылар әйтүенчә, яңалыкны яшьләр уңай кабул иткән.

«Фатирник яшьләрне иҗатка җәлеп итү, аларга аралашу өчен мәйдан булдыру тарафыннан үткәрелде. Бүгенге чарада яңа иҗатчылар, аларның шигырьләре белән таныштык. Фатирникның исеме «Әйтер сүзем бар!» дип атала. Яшьләрнең әйтер сүзләре һәм идеяләре күп, мондый чараларда алар иркен аралаша ала», – диде Арча район Мәдәният йорты директоры Рамил Мөхетдинов.

Фатирникта «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Адилә Әхмәтҗанова катнашты. Ул берләшмәгә яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген әйтте.

«Безнең берләшмәдә иҗат итүчеләрнең күпчелеге өлкәннәр. Яшьләр сулышы, яшьләр иҗаты җитми. Шигырь язучы яшьләрне көтеп калабыз», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*