Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәү шәһәренә килде.
Эш сәфәре кысаларында ул XVIII «Гаделлек һәм модераторлык: тынычлыкның илаһи принциплары» Халыкара мөселман форумының пленар утырышында катнашачак. Шулай ук Васил Шәйхразыевның Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аляутдинов белән очрашуы көтелә.