tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновскида “Үрнәк татар гаиләсе” өлкә конкурсы узды

ВИДЕО: Ульяновскида “Үрнәк татар гаиләсе” өлкә конкурсы узды

Монда шулай гадәткә кергән, һәр ел азагында төбәкнең үрнәк татар гаиләләрен сайлыйлар. Әлеге бәйгедә 50, 55, 60 ел бергә гомер иткән, берничә баласы, зур хезмәт стажы булган һәм гаиләдә катнаш никах булмаган парларга өстенлек бирелә. Сүзебез Ульяновскида ел саен уза торган “Үрнәк татар гаиләсе” өлкә конкурсы хакында бара. Бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин хәбәр иткәнчә, быел бу бәйгедә өлкәнең шәһәр, авылларыннан 30 дан артык гаилә катнашкан. Бу гадәти булмаган ярышның тарихы, аның барышы һәм бүләкләнүче гаиләләр хакында алдагы репортаж.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*