tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иманлы һәм илһамлы иҗат
Иманлы һәм илһамлы иҗат

Иманлы һәм илһамлы иҗат

5 декабрь көнне Борай район хатын- кызлар советы һәм без, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасы, Тарихи мәчеттә күренекле шагыйрә, язучы, күп популяр жырлар авторы , Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дилә Булгакова һәм аның иҗатташлары белән очрашу кичәсе үткәрдек.

Бәйрәмнең жыр-моңлы икенче өлеше үзәк китапханәдә дәвам итте.Әдибәне безнең борайлылар бик ярата. Күмәкләп жыелулары да шуңа дәлил. Дилә Хәмзә кызын район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Хажетдин улы Нуртдинов, күп еллар шәфкать туташы вазыйфасында көч салуын зурлап — шифаханә , төрмә циклы хикәяләрендә хокук бозучыларның тәүбәгә килүләрен чагылдырган үтемле әсәрләре өчен эчке эшләр идарәсе коллективлары, мөслим-мөслимәләр, китапханәләр системасы хезмәткәрләре, композитор Вәсил Хабисламов, каләмдәшләре, укучылар һәм нәниләр , кыскасы, олысы вә кечесе — күпсанлы борайлылар һәм “Сәхибжамал” татар хатын-кызлары статусын күтәрү республика оешасыннан килгән ахирәтләре тәбрикләде.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*