tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хан кызы Турандык” спектакле – “Һөнәр” фестивале дипломанты
Хан кызы Турандык” спектакле – “Һөнәр” фестивале дипломанты

Хан кызы Турандык” спектакле – “Һөнәр” фестивале дипломанты

К.Тинчурин театрының “Хан кызы Турандык” спектакле (режиссеры – Сәрдәр Таһировский) ХIV «Һөнәр» яшь режиссура Бөтенроссия театр фестивале дипломанты булды. 6 декабрьдә, фестиваль кысаларында, Тинчурин театры “Хан кызы Турандык” спектаклен күрсәтте.

“Хан кызы Турандык” – Алтын хан (Альтоум) идарә иткән вакытта Кытайда яшәгән рәхимсез хан кызы Турандык (Турандот) турындагы спектакль. Император указы буенча, Турандыкның кулын сорап килгән һәр кеше дә кызның өч табышмагына җавап табарга тиеш. Юкса, ярәшергә килгән егетне үлем җәзасы көтә. Әмма Турандыкның матурлыгы белән сихерләнгән нугай татары шаһзадәсе Халәфне (Калаф) үлем җәзасы куркытмый. Ул аның мәхәббәтен яуларга карар кыла…

“Хан кызы Турандык” спектакле итальян драматургы Карло Гоцциның “Турандот” әсәре нигезендә Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куелды. “Хан кызы Турандык” пьесасы Кәрим Тинчурин тәрҗемәсендә беренче тапкыр 1918 елда сәхнәләштерелә. Ул вакытта Турандотның йөрәген яулап алырга омтылган Халәф ролен Кәрим Тинчурин үзе башкара. Икенче тапкыр Тинчурин тәрҗемәсендә “Хан кызы Турандык” әсәре “Әкият” курчак театры сәхнәсендә 1980 елда “Хан кызы” исеме астында куела. 2022 елгы куелыш исә татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышлана.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*