24 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә барачак.
Биредә ул Омск өлкәсе Усть-Ишем районының Әшеван, Әбәркүл, Тибенде, Олы Бүрән, Җәйләү авылларында булачак. Шулай ук Омск шәһәрендә II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак.