Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсендә.
Биредә Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешу уңаеннан тантаналы чара һәм нәзарәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясау булачак.