tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш гимназиясендә яңа проект: Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара!
Актаныш гимназиясендә яңа проект: Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара!

Актаныш гимназиясендә яңа проект: Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара!

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта өр-яңа проект старт алды. Укучылар һәм әти-әниләр бергәләп сәхнә тотты, төрле милләт биюләрен өйрәнеп бәйгедә осталыкларын күрсәтте.

Бию бәйгесенә фатиха бирергә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килгән иде. Мәртәбәле жюрины район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкләде.

Районыбызның күренекле бию осталары Фаяз Әминов һәм Ленара Шәриповаларга шулкадәр зур әзерлек белән бәйгедә катнашучыларның чыгышын бәяләү бик җиңелләрдән булмаган.

Фаяз Әминов беренче коймак төерле булса да, бу матур башлангычны сүрелдермичә, тагы да киңәйтеп дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

Сәнгать бәйгесе балаларны бию сәнгатенә тарта, татар халкының, шулай ук башка милләт җәүһәрләре белән таныштыра, милләтара дуслык хисләре тәрбияли.

Әти-әниләр өчен дә бию бәйгесе әһәмиятле вакыйгага әйләнгән. Бию бәйрәмендә алар аеруча дулкынлану хисләре кичереп сәхнәгә чыкты.

Алар октябрь ае дәвамында балалары белән бергәләп биюләр өйрәнгәннәр, костюмнар әзерләгәннәр.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*