17 август көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсенә барды.
Бүген биредә Идел аръягы районында Татар утары – Ислам мәдәни-агарту үзәген ачу тантанасы узачак. Тантанада Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашуы көтелә.
Васил Шәйхразыев эшче группа белән очрашты, ачылу тантанасына әзерлек эшләрен карады.