tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мир” кинотеатрында «Җылак» фильмын ябык форматта күрсәттеләр
“Мир” кинотеатрында «Җылак» фильмын ябык форматта күрсәттеләр

“Мир” кинотеатрында «Җылак» фильмын ябык форматта күрсәттеләр

Бүген, 17 август, Казан шәһәренең “Мир” кинотеатрында Камал театры артисты Әзһәр Шакировка багышлап төшергән «Җылак» фильмын ябык форматта күрсәттеләр. Нәфис фильмның режиссеры – Алмаз Нургалиев. Фильмда артистның язмышы, иҗади тормышы чагылдырыла.

Премьера карарга  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та барды. Шулай ук татар зыялылары, артистлары һәм журналистлар килгән иде. Данис Шакиров залга җыелучалрны сәламләп, нәфис фильмның киң экранга чыгуы белән иҗат коллективын котлады, зур уңышлар теләде. Халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган мондый хезмәтләрнең әһәмиятен билгеләп узды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*