Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәренә бара.
Биредә аны «Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Әмир Гәрәев һәм Новосибирск өлкәсе «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» директоры Равза Тихомирова каршы алачак.
Эшлекле сәфәр программасы Новосибирск өлкәсе Мәдәният министры Наталья Ярославцева, Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуны һ. б. үз эченә ала.