tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында яңадан торгызылган Җәмигъ мәчетен ачуда катнаша
Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында яңадан торгызылган Җәмигъ мәчетен ачуда катнаша

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында яңадан торгызылган Җәмигъ мәчетен ачуда катнаша

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яңадан торгызылган Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында катнашачак. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга шулай дип белдерде.

«Объект бик кызыклы, мәчет 1908 елда төзелгән. 1993 елда аңа мәдәни мирас объекты статусы бирелгән. Бу – мәйданы 337 квадрат метр тәшкил иткән бер катлы агач бина. Мәчет саклана торган агач төзелеш сәнгате объектлары реестрына керә», – диде Галимова.

Әлеге объектта реставрация эшләре 2019 елның кышында башланган. Реставрация барышында мәчетнең бурасы 70 процентка сакланган, чарлак түшәмәләре һәм башка элементлар яңадан торгызылган. Моннан тыш, мәчетнең әйләнә-тирәсендәге территория тәртипкә китерелгән.

«Шулай ук бинаны җылыту мәсьәләсе дә хәл ителде, реставрациядән соң мәчет дин тотучыларны кабул итә башлаячак», — дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*