tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәренә бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәренә бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Новосибирск шәһәренә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның эшлекле сәфәре дәвам итә. Иртәгә, 30 нчы май көнне, ул  Новосибирск шәһәренә бара.

Биредә аны «Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Әмир Гәрәев һәм  Новосибирск өлкәсенең татар мәдәни үзәге директоры Равза Тихомирова каршы алачак.

Эшлекле сәфәр программасы Новосибирск шәһәре мэры урынбасары – мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Анна Терешкова, Новосибирск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Юрий Петухов белән очрашулар, Татар мәдәнияте йортында булу, Новосибирск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуны һ. б. үз эченә ала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*