tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Россия Федерациясенең Дархандагы Генераль консулы белән очрашты
Милли Шура рәисе Россия Федерациясенең Дархандагы Генераль консулы белән очрашты

Милли Шура рәисе Россия Федерациясенең Дархандагы Генераль консулы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Монголия Республикасының Дархан шәһәрендә.

Биредә Васил Шәйхразыев Россия Федерациясенең Дархандагы Генераль консулы Руслан Зәйнетдинов белән очрашты. Руслан Әмир улы – татар, тумышы белән Башкортостан Республикасының Чекмагыш районыннан.

Очрашуда Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләп килүче татар оешмалары белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Васил Шәйхразыев быел Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган VIII съезд узачагын әйтте һәм Генераль консулны әлеге чарада мөхтәрәм кунак буларак катнашырга чакырды.

Әңгәмә татар телендә барды, телебезне Руслан Әмир улы да яхшы белә. Ул Монголиядә яшәүче милләттәшләребезнең үз гореф -гадәтләрен хөрмәт итеп, гел элемтәдә торып яшәүләрен ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*