tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутия (Саха) Республикасына килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутия (Саха) Республикасына килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутия (Саха) Республикасына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутия (Саха) Республикасына килде.

Аэропортта аны Саха (Якутия) Республикасы Тышкы элемтәләр һәм милләтләр эшләре буенча министры урынбасары Татьяна Пяткина һәм Саха (Якутия) Республикасының «Туган як» татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов каршы алды.

Эш сәфәренең программасы Якутия (Саха) Республикасында XXV Федераль Сабантуйны уздыру мәйданчыкларын карауны һәм сәнгать осталары концертын уздыру бинасын карауны үз эченә ала. Шулай ук Якутия (Саха) Республикасы Башлыгы А.С. Николаев белән рәсми очрашу узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*