tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Платон Алексеевич Ойунский һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Платон Алексеевич Ойунский һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Платон Алексеевич Ойунский һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасына килде. Якутск шәһәрендә ул Платон Алексеевич Ойунский һәйкәленә чәчәкләр салды.

Монумент бронзадан коелган, бик массив һәм мәйданның аз катлы архитектура ансамбле фонында доминант булып күренә. Һәйкәл 2003 елда тантаналы рәвештә ачылган һәм Якутскның үзәк мәйданнарының берсендә урнашкан. Ул П.А Ойунский фигурасыннан һәм П хәрефе формасында ясалган металл аркадан торган скульптурадан гыйбарәт. 9х12 метр зурлыктагы аркага язучының әсәрләреннән цитаталар язылган.

Монумент Республика мирасы буларак дәүләт саклавына тиешле тарих һәм мәдәният һәйкәлләре исемлегенә кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*