tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев ХМАО-Югра губернаторы Руслан Кухарук белән очрашты
Васил Шәйхразыев ХМАО-Югра губернаторы Руслан Кухарук белән очрашты

Васил Шәйхразыев ХМАО-Югра губернаторы Руслан Кухарук белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Ханты-Мансийск автономияле округына эш сәфәре кысаларында округ губернаторы Руслан Кухарук белән очрашты.

Очрашуда Ханты-Мансийск автономияле округы – Югра губернаторының беренче урынбасары Павел Тарканов, Ханты-Мансиийск автономияле округы – Югра губернаторы урынбасары Азат Ислаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты.

Әңгәмә барышында ике як та Татарстан белән Югра арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләрен билгеләде. Аерым игътибар татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләренә, милли иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә юнәлтелде.

Очрашуда Ханты-Мансийск автономияле округы губернаторы Руслан Кухарук төбәктә татарларның күп яшәвен, аларның үз гореф-гадәтләрен саклауларын, тарихи ватаннары белән элемтәдә торуларын әйтте һәм быел Урай шәһәрендә узган Округ Сабан туе турында аңлатты.

Васил Шәйхразыев исә үз чиратында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, бүген узган чараларның әһәмиятле булуын ассызыклады. Ул шулай ук Халыкара Иртыш Сабан туен уздыра башлау турында әйтте. Семейда һәм Омскида ике Сабантуй узуын, киләсе елда III Халыкара Иртыш Сабан туен Ханты-Мансиийск автономияле округында үткәрергә тәкъдим итте.

Әңгәмә ахырында Милли Шура рәисе Татарстан белән Югра арасында урнашкан күпьеллык дуслык һәм хезмәттәшлекне югары бәяләде, шулай ук бу мөнәсәбәтләрне ныгытуның әһәмиятен ассызыклады. Руслан Кухарук исә республика делегациясенә рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә уртак инициативаларны тормышка ашыруда тулы теләктәшлек белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*